news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльвира Әхмәтова сәләтле балаларга ярдәм итү системасын булдырырга тәкъдим итте

Эльвира Әхмәтова сәләтле балаларга ярдәм итү системасын булдырырга тәкъдим итте
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россиядә сәләтле балаларга ярдәм итү системасын булдырырга кирәк – мәктәп эскәмиясеннән алып эшкә урнашканчыга кадәр. Шундый тәкъдим белән «Бердәм Россия» партиясенең «Нәтиҗә бар!» форумында ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова чыгыш ясады.

«Талантларны ачыклый торган гына түгел, ә мәктәп эскәмиясеннән алып эшкә урнашканчыга кадәр озатып бара торган система булдырырга тәкъдим итәсем килә. Шулай ук минем инициативалар арасында – яшүсмерләр клублары челтәрен киңәйтү, өстәвенә эре шәһәрләрдә генә түгел, ә зур булмаган торак пунктларда да. Һәм аларда эшкә махсус хәрби операция ветераннарын җәлеп итү», – дип аңлатты ул «Татар-информ»белән әңгәмәдә.

Агентлык әңгәмәдәше фикеренчә, мондый алым илнең тарихи мирасын тагын да нәтиҗәлерәк сакларга мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot