news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльвира Әхмәтова сайлауларга бөтен гаилә белән бару мөһим булуы турында сөйләде

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова бүген иртән сайлау участогына гаиләсе белән килгән.

«Минем гаиләм тавыш бирде!» - дип хәбәр итте ул социаль челтәрдә.

Әхмәтова билгеләп үткәнчә, Татарстанда мөһим гаилә кыйммәтләрен берләштерүче искиткеч традицияләр бар. Әлеге традицияләрнең берсе – гаилә белән сайлауга йөрү.

«Бу безнең гражданлык позициябезне күрсәтү. Сайлаулар – ул тавыш бирү көне генә түгел. Бу безнең өчен үз фикеребезне белдерү, гаиләбезнең, авылыбызның, районыбызның, гомумән республикабызның киләчәген хәл итү мөмкинлеге. Һәрбер тавыш безнең иртәгәсе көнебезнең фундаментында кирпеч булачак. Сайлау участогына бөтен гаиләбез белән килгән чакта без балаларга аңлы, җаваплы граждан булуның нәрсә икәнен күрсәтәбез», - дип ассызыклады ул.

«Бу шулай ук гаилә традицияләрен ныгыту да. Традиция шулай формалаша – җаваплылык, патриотизм хисе һәм кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү традициясе. Гаилә белән сайлыйбыз!» - дип өстәде Әхмәтова.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot