news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльвира Әхмәтова: Республика җитәкчелеге гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып бара

Эльвира Әхмәтова: Республика җитәкчелеге гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып бара
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы, «Ныклы гаилә» Федераль партия проектының региональ координаторы Эльвира Әхмәтова Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы алдыннан фикер-теләген әйтте.

«Бүген республикабыз өчен дә, республикада яшәүче барлык халыклар өчен дә әһәмиятле көн. Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның бу вазифага сайлануы халыкның аңа булган югары ышанычын һәм бүгенге көндә җитәкчелек алып барган сәяси-икътисади юнәлешнең дөрес юлдан баруын күрсәтә. Бу юнәлеш тотрыклылык, милләтара дуслыкны ныгыту, телләрне һәм мәдәниятләрне саклау, икътисадны тагын да югарырак баскычка күтәрү өстендә алып барылган эшнең нәтиҗәсен чагылдыра», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә республика җитәкчелеге тарафыннан гаиләләргә ярдәм күрсәтү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту өстендә зур эш алып барыла. «Киләчәктә дә республикабыз ныклы, бердәм, тату һәм бәхетле гаиләләр территориясе булып калсын иде», – диде Эльвира Әхмәтова.

news_right_1
news_right_2
news_bot