news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грейның директоры җырчыга алмашка яңа популяр артист тапкан

Яңа музыкаль лейбл булдыруга багышланган матбугат конференциясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 7 майда узачак.

Элвин Грейның директоры җырчыга алмашка яңа популяр артист тапкан
Султан Исхаков, соцсети

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Элвин Грейның концерт директоры Андрей Бажура Татарстан һәм Башкортстанда популяр җырчы белән хушлашырга һәм үзенең музыкаль лейблын булдырырга карар кылган.

Казанда зур уңыш белән узган «Дуслык күпере» музыкаль фестивале тәмамланганнан соң шул хакта билгеле булды. Шул ук көнне концерт директоры белән бергә лейблның инвесторы һәм музыкантның бер проекты продюсерының да Элвин Грейдан китүе ачыкланды. Нәтиҗәдә, Радик Юльякшин бер үк көндә концерт директоры белән дә хушлашты, инвестор ярдәменнән дә мәхрүм калды.

Андрей Бажура Радик Юльякшиннан китүе турындагы мәгълүматны раслады һәм үзенең халыкара музыкаль лейблын булдыруы турында белдерде. «Дуслар, без сезнең өчен феноменаль әйбер әзерлибез! Без моны эшли алабыз һәм тамашачыларны гаҗәпләндерү хәлебездән килә», - дип хәбәр итте җырчының элеккеге директоры һәм шушы көннәрдә яңа популяр артист белән килешүгә кул куелуын искәртте.

Яңа музыкаль лейбл булдыруга багышланган матбугат конференциясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 7 майда узачак. Анда Андрей Бажура музыкаль проектны тәкъдим итәчәк, яңа лейблның партнерлары һәм оештыручылары белән таныштырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100