news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грейны "ашыгыч ярдәм" машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр

Җырчының кан басымы күтәрелгән, шунлыктан аның Башкортостандагы Агыйдел шәһәрендә үтәчәк бүгенге концерты булмаячак.

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Радик Юльякшин, Элвин Грей буларак танылган җырчы, үз Instagram'ында ашыгыч ярдәм машинасында төшерелгән видеосын куеп, тамашачыларын куркыткан. Видеода җырчыга ЭКГ ясыйлар.

Әмма артистның директоры ММЧ вәкилләренә Радикның кан басымы күтәрелүе хакында хәбәр иткән. Моның сәбәпләре - артык талчыгу һәм тыгыз концерт графигы. Хәзер Радик Казанның бер хастаханәсенә урнаштырылган. Шуңа күрә аның Башкортостандагы Агыйдел шәһәрендә үтәчәк бүгенге концертын кичектерергә туры килгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, агымдагы елның февраль аенда, концертка барышлый, Радик Юльякшин юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Үзе һәм администраторлар булган автомобиль трассадан юл читендәге кар көртенә килеп төшкән. Шаһитлар сөйләгәнчә, җырчы шул кадәр талчыккан, хәтта бәрелүдән соң да уянмаган. Бәхеткә, авария нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Коткаручылар тиз арада машинаны кар көртеннән тартып алган. Юл-транспорт һәлакәте төшерелгән видеоны Элвинның администраторлары социаль челтәрдә бастырган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100