news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грейның апасы Регина: «Мин энемне жәллим» - "Шәһри Казан" газетасы

Elvin Grey ике милли башкалада стадионнар тутырып концерт куйды. Мондый зур масштаблы концерт куярга эстрадада әле берсенең дә кыюлыгы җитмәгән иде.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Зоя Солошина). Концерт зур 3D декорацияләр һәм утлы шоу белән узды. Һәрвакыттагыча якын дуслары, төркемендә эшләгән егетләр дә чыгыш ясады. Аларны да тамашачы бик җылы кабул итте. 3 сәгатьлек тамаша бер сулышта үтте дә китте. Ә икенче көнгә җырчы Мәскәүгә очты: анда да ике көн рәттән зал тутырып концерт куйды.

Җырчы, күрәсең, эше күп, шылтыратуга җавап бирмәде. Без аның сеңлесе Регина Юльякшина белән элемтәгә кердек.

- Исәнмесез, Регина! Ничек хәлләрегез?

- Хәерле көн! Бар да яхшы! Әлеге зур концертлардан соң аңыма да килеп бетә алмыйм. Концертлар бу кадәр грандиоз булыр дип көтмәгән идем. Туганым өчен бик тә шат мин.

Концертларны залда утырып карый торган мөмкинлегем юк, әмма шулай да, андагы энергетика сәхнә артына да барып җитә. Мин ул вакытта Радикның костюмнарын әзерләдем. Аларны тәртиптә тоту – минем төп бурычым. Энем сәхнәдә чиста һәм пөхтә булсын өчен мин җавап бирәм.

- Радикка концертлар вакытында бик күп бүләкләр бирелә. Аларны нәрсә эшләтәсез?

- Өйгә алып кайтабыз! Чәчәкләр генә кайчак кайтып җитми. Бөтен бүләкләрне дә алып кайтабыз, өйдә саклыйбыз. Хәтта кечкенә генә йомшак уенчыкларны да. Радик өчен һәр бүләк кадерле.

- 3-4 ай Elvin Grey төркемендә эшлисез. Эшегез ошыймы соң?

- Әйе, өйрәнеп беттем хәзер. Яңа өлкә булгач, минем өчен бар да кызык.

- Регина, Радик ял итә беләме соң? Кайчан карама – ул эштә.

- Аның ял көне булса да, анда очрашулар, интервьюлар, фотосессияләр... Радикның диванда телевизор карап ятканын күргәнем юк. Ул студиядә куна дип әйтсәң дә була. Кайчак аны җәллим дә. Әмма, нәрсә эшлисең, ул шуның рәвешле бәхетле дә. Әйе, ул бик бәхетле!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100