news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грей үзен Тукай премиясенә тәкъдим итү турында хәбәргә карата фикерен әйтте

"Халык балаларның татар һәм башкорт телләрендә кушылып җырлаганнарын, үз теленнән оялмаганын күрде", - ди җырчы.

Элвин Грей үзен Тукай премиясенә тәкъдим итү турында хәбәргә карата фикерен әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 1 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) БСТ каналының “Йолдызлы такси” тапшыруына интервьюсында үзен  Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итүгә бәйле сорауга җавап бирде.

“Радик, чын хәбәрме бу, юкмы, әллә безнең кебек кешеләр кабартып җибәргәнме, Тукай премиясен бирәләрме сиңа, юкмы?” - дип сорый алып баручы. “Мин үзем дә әйтә алмыйм. Бу хәбәр "Татнефть- Арена" сараенда булып узган концертымнан соң таралды. Сөйлиләр икән, димәк, әйбәт”, - ди Элвин Грей.

  • Элвин Грей 1 декабрьдә "Татнефть-Арена" боз сараенда 9 меңнән артык тамашачы җыеп, концерт күрсәтте. Шуннан соң кайбер мәгълүмат чараларында җырчыга "Тукай премиясен бирергә кирәк" дигән хәбәрләр чыкты.

“Хәзерге вакытта Татарстанда һәм Башкортстанда төп проблема – телне саклау. Халык балаларның татар һәм башкорт телләрендә кушылып җырлаганнарын, үз теленнән оялмаганын күрде. Шуннан башланды дип уйлыйм. Халык концертларга килә икән, димәк, без дөрес юлда”, - дип ачыклык кертте җырчы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100