news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грей: Заманча стильдә җырлаучыларның популяр булмавының сәбәбе - аз эшләүдә

Эстраданың иң популяр җырчыларының берсе фикеренчә, "альтернатив" стильдә яшь җырчыларга аз йоклап, күп эшләү җитми.

(Казан, 1 май, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Заманча стильдә җырлаган җырчыларның популярлыкка ирешә алмау сәбәпләре - аз эшләүләре һәм җырларының аз булуы.Татар эстрадасында хәзер иң популяр һәм иң кыйммәтле җырчы булган Элвин Грей - Радик Юлъякшин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.

Татарстанда заманча стильдә эшләүче артистлар - "альтернатив җырчылар" бар, әмма алар зур залларны тамашачы белән тутыра алмыйлар. Радик Юлъякшин моның сәбәбен аңлатты. 

"Татарстанда заманча стильдә эшләгән күп артист бар. Ничек әйтергә икән? Ике-өч җыр җырлыйлар да югалалар. Аларны аңлап була. Әмма эшләгәч, эшләргә кирәк. Мин хәзерге дәрәҗәгә ирешер өчен, унике ел буе тырыштым! Төрлесен эшләп карадым. Халыкка нинди җыр кирәк, нинди җыр килешә, нинди тематика ошый - унике ел буена шуны өйрәнеп, халык күңеленә ничек үтеп керергә икәнен әле генә аңлый башладык", - дип белдерде ул.

Бу җырчыларның җырлары аз, дип саный җырчы. Ул үзенең танылу өчен зур акчалар тотмавын, гади авыл егете булуын, элегрәк шешәләр тапшырып, йөк ташучы булып эшләвен дә белдерде.

"Хәзер күп яшьләр: “Минем аранжировкага акча җитми, киемгә акча җитми”, - дип әйтәләр. Әлбәттә, аңлыйм - болар бик зур акчалар тора. Хәзерге вакытта анаржировкалар, чынлап та, кыйммәт. Гади генә гаиләдә моңа акча җиткереп булмый - кешенең хезмәт хакы гына да шул хәтле. Шуңа күрә яшьләргә эшләп алырга кирәк", - ди ул.

Радик җыр эшкәртү өчен беренче компьютерын кредитка сатып алуын һәм озак вакытлар җыр язып, аранжировкалар эшләвен сөйләде.

"Бүгенге көнгә җитәр өчен, мин бик күп эшләдем һәм эшлим. Тәүлектә 24 сәгать кенә булу җитми, 48 сәгать булса, бик әйбәт булыр иде. Минем киңәш - аз йокларга, күп эшләргә һәм тырышырга", - дип сөйләде ул. Шул ук вакытта ул "халыкны ишетергә кирәк - аларга нинди җырлар, нинди стиль кирәк. Кешенең төрле чагы була. Кешенең кайгылы чаклары да була. Минем гаиләдә дә бик күп кайгылар булганы бар, җырлар язуым үземнең башымнан үткән җырлар булып килеп чыга. Чөнки мин аңлыйм - һәрбер кеше шул проблема аша үтә, якын кешеләрен югалта, кемдер туа, кемдер ярата, шуның өчен күңелдән үткәреп җырларга һәм тырышырга кирәк", - дип белдерде җырчы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100