news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Элвин Грей травматик коралдан атып, иҗатын хөрмәт итүчеләрне гаҗәпкә калдырды

Видеодан күренгәнчә, җырчы үз дуслары компаниясендә күңел ача, травматик пистолеттан һавага ата һәм «Бүген егетләрнең бәйрәме!» дип кычкыра.

Элвин Грей травматик коралдан атып, иҗатын хөрмәт итүчеләрне гаҗәпкә калдырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Танылган татар-башкорт эстрадасы җырчысы Элвин Грей (чын исеме – Радик Юльякшин) Instagram социаль челтәренә травматик пистолеттан ату мизгелен сурәтләгән видео урнаштырды.

Видеодан күренгәнчә, җырчы үз дуслары компаниясендә күңел ача, травматик пистолеттан һавага ата һәм «Бүген егетләрнең бәйрәме!» дип кычкыра.

Җырчының иҗатын хөрмәт итүчләр  социаль челтәрләрдә әлеге роликка карата тискәре фикер белдергән. Күпләр коралланган җырчының да, дусларының да аек булмавын билгеләп үтә.

Элвин Грей исә бу гамәлен үзенең дусты Илһам Үтәшевны әнә шул рәвешле улы дөньяга килү белән котларга теләве белән аңлата. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100