news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грей татар телен, традицияләрен, мәдәниятен пропагандалый - И.Гыйләҗев

Мәдәният ул төрле булырга тиеш, дип саный галим.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). "Мәдәният ул төрле булырга тиеш. Югары, интеллектуаль мәдәният барлык кеше өчен түгел", - диде Искәндәр Гыйләҗев "Татар-информ" хәбәрчесенә җырчы Элвин Грей - Радик Юлъякшин хакында фикерен белдереп.

"Безнең татар җәмгыятендә полюслар барлыкка килде: кемдер Элвин Грейны күккә күтәреп мактый, кемдер хурлый, пычракка батыра. Беләсезме, мәдәният ул төрле булырга тиеш. Югары, интеллектуаль мәдәният барлык кеше өчен түгел. Дәрдмәндне дә бөтен кеше аңлап бетерми, һәм бу - нормаль күренеш.

Андрей Вознесенский яки Борис Пастернакның шигырьләрен һәр рус кешесе дә аңлап бетермәскә мөмкин, гәрчә русча камил белсә дә, бу да - нормаль күренеш. Нормаль, урталыкта тора торган, киң әдәбият яки мәдәният бар. Шушы мәдәниятне ни дәрәҗәдә үзләштерегә теләве ул инде кешенең үзеннән тора", - дип саный Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе. 

Бар “массовый” мәдәният, дип фикерен дәвам итте Искәндәр Гыйләҗев. "Алар бер-берсенә йогынты ясый һәм бер-берсе белән янәшә бара. Азмы-күпме һәрберсе милләтнең яки җәмгыятьнең үсешендә үз функциясен үти. Бары тик югары мәдәният кеә була алмый, яки бары тик “массовый” мәдәният кенә дә була алмый. Алар һәрберсе булырга тиеш. Шул вакытта гына ул - табигый күренеш. Мин моннан бер өч ел элек Интернетта, очраклы рәвештә, Радик Юлъякшин – Элвин Грейның кайбер клипларын карадым. Шулчак "менә бит, әллә ни катлаулы мелодияләр дә түгел, матур җәелеп киткән моңлы тавыш та түгел, ләкин егет үз урынын белеп, үз функциясен үти, молодец", - дип уйладым, - диде ул популяр җырчы хакында. - Ул бик күп кешегә ошый, нишләп без аны мактарга тиеш түгел", - ди җәмәгать эшлеклесе артист турында.

"Ул татар эстрадасында һәм хәзерге татар музыкасында үз урынын тапкан. Бәлки миңа бөтен нәрсә ошап бетмидер, ләкин, минемчә, ул - җкызык күренеш. Монда тагын бер нәрсәне әйтергә кирәк: Чаллыда бар бит әле бер рус кызы - Ирина Смелая, татарча акцент белән рэп сөйләде. Миңа бу стиль ошамый, ләкин интернетта кайвакыт карыйм. Ул үзен Татарка дип йөри, үзенең җырын сәхнәдә башкара, бөтен зал аңа кушылып татарча җырлый. Татарча нишләп алай булырга тиеш түгел әле? Элвин Грей Казанда нинди концертлар җыя! Анда татарлар гына бармый. Бу азмы-күпме татар телен, татар традициясен, татар мәдәниятен пропагандалау түгелме икән?! Рәхмәт әйтергә кирәк аңа, иҗат итсен рәхәтләнеп. Мин аны беркемгә каршы да куймыйм, беркем белән дә чагыштырмыйм. Үссен, яшәсен. Салаватның - үз урыны, Элвин Грейның - үз урыны. Аллага шөкер, алар бездә икесе дә бар".  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100