news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грей Түбән Камада күкрәк балалары өчен ясле төркеме ачарга ярдәм иткән

Биредә Татарстанда беренче булган ясле төркеме ачылды.

Элвин Грей Түбән Камада  күкрәк  балалары өчен ясле төркеме ачарга ярдәм иткән
ntr-24.ru

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада күкрәк балалары өчен Татарстанда беренче булган ясле төркеме ачылды. Тәрбиячеләр үз эшләрен 17нче балалар бакчасы базасында башлады. Татарстанда әлегә бердәнбер булган төркемне ачу меценатлар - «Мәрхәмәтле йөрәкләр» оешмасы һәм Түбән Камада зур хәйрия концерты биргән җырчы Элвин Грей ярдәмендә булды. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

Барлык җыелган акчаларны җырчы әлеге проектны тормышка ашыру өчен тапшырды. Ясле төркемен булдыру 700 мең сумга төшкән.

Төркем ун балага гына исәпләнгән, чөнки аларны тәрбияләү процессы шактый чыгымлы һәм һәр балага аерым игътибар таләп ителә. Әлегә биредә нибары ике бала – Милана һәм Алинә тәрбияләнә, әмма төркемдәге урын өчен сабыйлар чираты бик озын.

Тәрбиячеләр яңа төркемдә үз карамагындагы һәр бала өчен әни ролен башкара: карыйлар, уйныйлар, ашаталар, үстерешле дәресләр үткәрәләр, коляскалар белән саф һавада йөриләр һәм әлегә бик дулкынлануларын әйтәләр.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100