news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грей Түбән Кама балалар бакчасының ясле төркем эксперименталь проектын хуплаячак

Поп-йолдыз чыгышы 5 май көнне шәһәрнең Халык иҗаты йортында узачак.

Элвин Грей Түбән Кама балалар бакчасының ясле төркем эксперименталь проектын хуплаячак
ntr-24.ru

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Түбән Каманың 17нче балалар бакчасы эксперименталь проект башлап җибәрә, анда кече яшьтәге балалар катнаша. Танылган җырчы Элвин Грей әлеге башлангычка ярдәм йөзеннән хәйрия концерты бирәчәк. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

Түбән Кама районы Башкарма комитетының мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Адрианова сүзләренә караганда, учреждениедә алты айдан бер яшькә кадәрге балалар өчен ясле төркем оештырылачак. Ә аларның тәрбиячеләре медицина белеме булган педагоглар булачак.

Эксперименталь ясле төркем төзелгән бинаны балалар яшен исәпкә алып, махсус мебель һәм уенчыклар, манежлар, ходуноклар, үсеш өчен булган комплектлар белән җиһазландырырга кирәк.

Балалар бакчасы җитәкчелеге финанслау чыганакларын эзләүгә «Мәрхәмәтле йөрәк» инициатив төркемен җәлеп итте. Активистларның максаты - барлык кирәкле җиһазларны сатып алуга тотылачак 500 мең сум акча җыю.

Элвин Грей шулай ук акциядә катнашырга ризалашты. Поп-йолдыз чыгышы 5 май көнне Халык иҗаты йортында узачак. Башлана 18 сәгать 30 минутта.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100