news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грей «Нурлы Казаным» фестивалендә чыгыш ясаячак

Элвин Грейдан тыш, концертта Татарстанның атказанган артистлары Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов, Илсаф, Айдар Галимов катнаша.

Элвин Грей «Нурлы Казаным» фестивалендә чыгыш ясаячак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Элвин Грей Татарстан башкаласына багышланган «Нурлы Казаным» зур концерт-фестивалендә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә фестивальнең оештыру комитеты.

Фестиваль 21 октябрьдә узачак. Концертта Татарстанның атказанган артистлары Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов, Илсаф, Айдар Галимов, шулай ук Азат Абитов, Ландыш Нигъмәтҗанова һ.б. талантлы җырчылар катнаша.

Фестивальне шагыйрәләр һәм җыр авторлары Гөлнур Галимова белән Гөлнара Гайнетдинова оештыра. Зур сәхнәдә Казанга багышланган җырлар («Шәһри Казан гимны», «Казаным», «Казан кичләре» һ.б.) яңгыраячак.

Концерт программасында Гөлнур Галимова сүзләренә автор-композитор Ирек Габдрахманов көй язган җырларны ишетергә мөмкин булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100