news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Elvin Grey Әлмәттәге җитәкчегә багышланган җыр башкара

Озакламый җырны Әлмәтнең танылган шәхесе, зур җитәкче урында эшләүче кешенең юбилеенда башкарачаклар.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Җырчы Elvin Grey (Радик Юльякшин) Әлмәт җитәкчесенә багышланган җыр башкара. Бу хакта "Әлмәт таңнары" газетасы яза.

“Ирләр” дип аталучы җырның сүзләре шагыйрә, “Җомга” тапшыруы авторы һәм алып баручысы Нәфисә Сабирҗанованыкы. Музыка авторы – Айрат Хәмидуллин. 

Җырның бик кыска вакыт эчендә иҗат ителгән. Elvin Grey аны тиз арада үз репертуарына да керткән. Озакламый җырны Әлмәтнең танылган шәхесе, зур җитәкче урында эшләүче кешенең юбилеенда башкарачаклар. Аның исеме әлегә сер итеп саклана дип яза газета.

"Бәлки җырның сүзләре аша аның кемлеген танучылар да булыр. Җавапларыгызны комментарий итеп калдырыгыз һәм безнең сайтны күзәтеп барыгыз – “Ирләр” җырының хуҗасын без, һичшиксез, сезгә хәбәр итәрбез", - дип яза басма. 

 

"Ирләр"

Ир-ат чоры яшькә бәйле түгел,
Ак чәч белән бәя бирелми.
Ил язмышы иңнәрендә икән
Яшь һәм картка ирләр бүленми.

Кушымта:
Ир-егетнең яше мөһим түгел,
Егермедән түбән, өстә ни -
Кылган гамәлләре изге икән,
Еллар гына картлык өстәми.

Иярләгән атлар һәр ир-атның
Күңелендә ята тугач та.
Ышанычлы кеше булып була
Малай чакта, бабай булгач та.

Имәндәй нык, кыя таштай каты
Булсалар да ирләр тормышта,
Бар дөньяны җылытырлык хисне
Йөртә алар җанда тумыштан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100