news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грей әлмәтлеләрне Профсоюзлар көне белән котлаячак

12:00-15:00 сәгатькә кадәр концерт программасы тәкъдим ителә.

Элвин Грей әлмәтлеләрне Профсоюзлар көне белән котлаячак
архив

(Әлмәт, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 21 сентябрь көнне Әлмәтнең Нефтьчеләр мәйданында профсоюз хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр. Элвин Грей әлмәтлеләрне Профсоюзлар көне белән котлаячак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Театральләштерелгән ачылыш 11: 00 сәгатьтә була.

Район җитәкчелеге профсоюз әгъзаларын һәм хезмәт ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итәчәк. Бәйрәм барышында активлык нокталары һәм кыр кухнясы эшләячәк.

Теләгән һәркем өчен мастер-класслар, лотерея билетлары уйнату, викторина үткәрелә.

Әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын шоу-программа, спорт һәм күңел ачу чаралары көтә.

12:00-15:00 сәгатькә кадәр Гүзәл Әхмәтова, Элвин Грей һәм музыкаль лейбл артистлары (Бабек Мамедрзаев, Кирилл Мойтон, Вилли, Ябай Малай, Рауш, Джоан Си, Рината Тей, Амурус) катнашында концерт программасы тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100