Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Элвин Грей Әлмәт сайлаучылары өчен концерт куячак
Әлмәтнең иң өлкән кешесе 104 яшьлек Зарига Шәйдуллина да сайлауларда катнаша.
(Әлмәт, 18 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңы"). Сайлауга килгән һәр әлмәтле ташламалы беләзеккә ия булачак. Беләзек хуҗаларын 19.00 сәгатьтә Ленин мәйданында Элвин Грей һәм Нюша концерты көтә, дип хәбәр итә район газетасы.
Беләзеккә ия булучылар "Кванториум" балалар технопаркында VR-технологияләр буенча мастер-классларда бушлай катнаша ала. Футбол буенча ДЮСШның тренажерлар залында шөгыльләнү, атта йөрү, Картиналар галереясына һәм туган якны өйрәнү музеена бушлай керү хокукына ия булачак. Бер үк вакытта Әлмәт драмтеатры спектакльләрен 50 процентлы ташлама белән карау; сайлау көнендә җәмәгать транспортларында бушлай йөрү; "Татнефть" компаниясенең ягулык салу станцияләрендә бензинга – 4, газ ягулыгына 6 процент ташламага ия булу каралган. Беләзек номерлары буенча айфон, велосипед, гироскутер һ.б уйнатылачак.
Бүген Әлмәттә 62, районда 54 сайлау участогы эшли. Медсанчастьта һәм үзәк район шифаханәсендә дәваланучылар өчен дә участоклар ачылды. Сайлауларда тавыш бирү хокукына 148503 әлмәтле ия. Аларның 111291 е шәһәрдә яши, 37212 кеше авыл җирлекләрендә тавыш бирәчәк. Шәһәр һәм район буенча беренче тапкыр 2200 егет һәм кыз гражданлык бурычын үтәячәк. Аларны сайлау участокларында истәлекле бүләкләр белән каршы алалар, диелгән әлеге хәбәрдә.
"Төбәгебезнең иң өлкән кешесе – 104 яшьлек Зарига Шәйдуллина да сайлауларда катнашачак. Ул бүген улы белән Түбән Мактама бистәсендә гомер кичерә. Бүген 18 мартта – сайлау көнендә Наҗия Насибуллина һәм Нәфисә Сөләйманова 90 яшьлек юбилейларын каршы ала. Алар өчен бу көн икеләтә бәйрәм. Хөрмәтле ветераннар бүген шәһәр җитәкчелегеннән котлаулар да кабул итәчәк", дип яза раойн газетасы.
Иң күп сайлаучылар теркәлгән 10 участокта түбән бәяләр белән шашлык, бал, җиләк-җимеш, балык, сөт белән сәүдә итү дә оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз