news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грей Башкортстанда медицина оешмаларына ярдәм өчен хәйрия марафонында катнаша

Онлайн чарада Илдар Абдразаков, «Салават Юлаев» хоккей клубы, «Уфа» футбол клубы вәкилләре һәм башкалар өйләреннән чыгыш ясый.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). 1 майда 17:00 сәгатьтә спорт һәм эстрада йолдызлары Шихан LIVE хәйрия онлайн-марафонында катнашачак. Алар арасында Элвин Грей һәм Илдар Абдразаков та бар. Катнашучыларның һәркайсы үз-үзеңне изоляцияләү режимында үз өендә чыгыш ясаячак. Бу турыда «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Тамашачылар туры эфирда Элвин Грей, Илдар Абдразаков, Basic Boy, KPEK, Via Chappa, MUSUME, Дамаск, Jane һәм башка артистларның чыгышларын күрә алачак. Онлайн-марафонны Азамат Моратов алып барачак.

Трансляция кунаклары «Салават Юлаев» хоккей клубы һәм «Уфа» футбол клубы вәкилләре булачак.

Әлеге гадәти булмаган концерт хәйрия максатлары белән үткәрелә. Эфирда республика медицина оешмаларының резерв фонды өчен акча җыю оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100