news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грей Башкортстанда ачык һавада сигез сәгатьлек тамаша оештырган

«Сүз белән түгел, эш белән сезгә ярдәм итәргә телим», - дип язган Элвин Грей.

Элвин Грей Башкортстанда ачык һавада сигез сәгатьлек тамаша оештырган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Башкортстанның Сибай район үзәге мәйданында 1 май көнне башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты булган. Сигез сәгатьлек тамашаны Радик Юльякшин (иҗади тәхәллүсе Элвин Грей) Сибай халкына ярдәм итү өчен бушлай оештырган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Концертта шәһәр халкы гына түгел, Урал арты районнары бистәләре һәм авылларыннан, Чиләбе өлкәсендәге Магнитогорск шәһәреннән дә тамашачылар килгән. 

Апрель уртасында Элвин Грей «Фейсбук»тагы сәхифәсендә видеомөрәҗәгать белән чыккан. «Хөрмәтле Сибай халкы! Сүз белән түгел, эш белән сезгә ярдәм итәргә телим. 1 майда шәһәрнең үзәк мәйданында зур концерт бирәбез», - дип язган ул.

Артист сүзләренчә, концерт коммерцияле булмаган һәм бу бергә җыелу һәм зур тамаша оештыру өчен яхшы сәбәп булган.

Биредә Айгиз Ишмурзин, Резан Актаева, DanilNota, Газиз Мөхәммәтов, Диана Шиһапова, Газиз Әхмәтов, Алия Искужина, Шахзат Размәтов, Римма Никитина, Марсель Закиров, Гайсар Миндигулов, Наил Башстайл, Рәдиф Зарипов, «Бәхетле» төркеме, Раил Өметбаев, Илнур Рамазанов, Илгиз Рамазанов, Радмир Исмәгыйлев, Вилли, Ябай малай, Бабек Мамедрзаев һәм башкалар чыгыш ясаган.

Сигез сәгатьлек зур концерт азагында Элвин Грей үзе җырлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100