news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Элвин Грейга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Элвин Грейга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Элвин Грейга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Бу хакта җырчы Мәскәүдә узган Татар мәдәнияте көннәреннән соң Телеграм-каналында хәбәр итте.

Башкаручы җанатарларына, бүләкне «уртак җиңү» дип атап, рәхмәт белдерде. «Рәхмәт,  Татарстан. Без бергә», дип язган ул.

«Мәскәүдә «Татар мәдәнияте көннәре» чарасы вакытында мин «Татарстан Республикасының атказанган артисты» мактаулы исеме белән бүләкләндем», - дип сөйләде ул үзенең Телеграм-каналында.

Шулай ук ул «Эзли күңел» яңа җыр премьерасы буласын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot