news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грей: Хәрбиләр алдында бер генә чыгыш ясамадым, күпләре белән аралашып та алдым

Җырчы Элвин Грей «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында госпитальдә чыгыш ясавы һәм сугышчыларның концертка бик сөенүләре турында сөйләде.

«Әйе, гуманитар миссияләрем булды, егетләребез янына аларның күңелләрен күтәрергә бардык. Хастаханәдә концерт куйдык. Атмосфера гади түгел иде, тик егетләр позитив күңелле һәм җиңүгә омтыла. Карыйм – күзләре яна. Концертка позитив карадылар, биеделәр», – дип сөйләде.

Җырчы махсус хәрби операция зонасында җирле мәктәпкә барганын әйтте. «Аларның әти-әниләре алгы сызыкта. Татар җырларын да, башкорт җырларын да яхшы беләләр, шунысы гаҗәпләндерде. Күзләреннән дә, кәефләреннән дә бу чыннан да кирәкле эш икәне күренде. Соңрак сугышчылар белән ике көн булдым, күпләр белән аралаштым. Берсе туганнарына хат тапшыруны сорады», – диде Элвин Грей.

Җырчы, шулай ук, Олег Газманов белән бергә җыр яздыруы турында да сөйләде. «Бу көтмәгәндә, бик тиз килеп чыкты. Олег Газмановка җыр җибәрдем дә, аңа дуэт тәкъдим иттем. Ул тыңлады да, миңа шалтыратып: «Яздырабыз», – диде. Гастрольләр аркасында озак кына җыена алмадык, аннары ахыр чиктә барып чыкты», – диде.

  • Бүген иртәнге сәгать 8 дә Татарстанда «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны башланды. Студиягә 60тан артык кунак, волонтерлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, табиблар, район башлыклары, артистлар һәм башкалар килә.
  • Трансляция ТНВ һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук YouTube һәм «Вконтакте» да Татарстан Республикасының рәсми төркемендә онлайн бара. Тамашачыларны күргәзмәләр, алгы сызыктан ерак түгел урыннардан турыдан-туры элемтәләр, «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар, сугышчыларга һәм гаиләләренә тиешле ярдәм чаралары турында мәгълүмат көтә.
  • Хәзер контрактлы хезмәт шартлары тагын да кызыгырлык. Татарстанда бер тапкыр 1,5 млн сумга кадәр алырга мөмкин, аннары ай саен хәрбиләргә 210 мең сум һәм күбрәк түләнә. Бу хакта тулырак 8 (800) 222-59-00 телефоныннан белеп була.
  • Россия Кораллы көчләрендә контракт нигезендә хезмәт, премия, ташламалар, түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша белергә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100