Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Элвин Грей Мәскәүдә «Дөнья тавышлары» фестивалендә чыгыш ясады
Башкортстанның халык артисты Элвин Грей Мәскәүдә узган «Дөнья тавышлары» («Голоса мира») фестивалендә чыгыш ясады. Артист фестивальдә Вәсилә Фәттахова репертуарындагы популяр «Туган як» җырын башкарды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Дөнья тавышлары» фестивале музыканың чикләрне юкка чыгара һәм бөтен планетадан килгән балаларны берләштерә торган универсаль тел икәнен исбатлады! - дип уртаклашты артист үзенең Телеграм-каналында. — Оештыручыларга – дуслык һәм иҗат күпере, ә барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга бу кичне чын мәгънәсендә онытылмаслык иткәннәре өчен рәхмәт!»
«Дөнья тавышлары» фестивале — төрле илләрдән килгән балалар, яшүсмерләр һәм яшь артистларны берләштерә торган масштаблы халыкара вакыйга.
2026 елда фестиваль 16-21 июньдә Мәскәүдә узды. Чараның инициаторы һәм оештыручысы – Халыкара артистик иҗат берләшмәсе президенты Николай Агутин. Проект Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгы һәм РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уза.
Фестивальдә Россиянең 89 төбәгеннән һәм дөньяның 20дән артык иленнән 6 яшьтән 40 яшькә кадәрге 500дән артык артист, спортчы һәм иҗади һөнәр ияләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз