news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Элвин Грей Түбән Камада Химиклар көненең хедлайнеры булачак

Түбән Камада республика Химиклар көненең хедлайнеры Элвин Грей булачак. Бәйрәм чаралары 29 майда узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

Мэр сүзләренчә, бу көнне Түбән Кама республикада Химиклар көнен бәйрәм итүнең төп мәйданчыгы булачак. Шәһәргә бөтен Татарстаннан нефть, газ, химия тармагы вәкилләре киләчәк. Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Тантаналы чара «Нефтехим-Арена»да, ә кичке программа «Нефтехимиклар» паркында узачак. Шунда ук сәләтле балаларның традицион фестивале уздырылачак.

«Сибур компаниясе ярдәме белән хедлайнер Элвин Грей булачак. Шулай ук мәдәният идарәсе программа әзерләячәк, һәм без җиңүчеләрне, мәктәп укучыларын хөрмәтләячәкбез», - дип билгеләде Беляев.

Район башлыгы ассызыклаганча, республика дәрәҗәсендәге чараны үткәрү – шәһәр өчен зур җаваплылык.

«Татарстан Республикасы Рәисе эшләячәк, күпсанлы кунаклар булачак. Коммуналь хезмәткәрләрнең игътибарын җәлеп итәм: кунаклар Түбән Каманы лаеклы бәяләсеннәр өчен шәһәрне тулы тәртипкә китерергә кирәк», – диде ул.

Бәйрәм кысаларында шулай ук «Нефтехимиклар» паркын реконструкцияләүгә рәсми старт биреләчәк. Яңартудан соң паркта фонтан, амфитеатр, күргәзмә үзәге, спорт һәм балалар мәйданчыклары, яңа парковкалар, кафе һәм рестораннар барлыкка киләчәк. Реконструкцияне 2027 елга – «Түбән Кама Нефтехим»ның 60 еллыгына тәмамларга планлаштыралар.

Радмир Беляев шулай ук тармак хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең шәһәр үсешенә һәм район икътисадына керткән өлешләрен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot