news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант Артур Кусимов белән Казанда хушлашачаклар

Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант Артур Кусимов белән Казанда хушлашачаклар
Фото: © Артур Кусимов аккаунтыннан

Җырчы Радик Юлъякшин – Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант Артур Кусимов белән хушлашу мәрасиме Казанда үтәчәк.

Музыкант белән хушлашу 23 октябрьдә Казанда 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр (Хушлашу залы, Себер тракты, 31А) була, дип хәбәр итте Радик Юлъякшин.

Артур Кусимовны 24 октябрьдә туган авылында – Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләячәкләр.

Музыкантның үлеменә нәрсә сәбәп булганлыгы әлегә төгәл әйтелми. Аның әнисе һәм сеңлесе калган. Артур Кусимовка 32 яшь булган.

  • Артур Кусимов 2008 елда Уфада Заһир Исмәгыйлев исемендәге урта махсус музыка мәктәбе-лицеен (хәзерге урта махсус музыка колледжы), 2012 елда Мәскәү Суворов хәрби-музыка училищесын тәмамлаган. Хәрби карьера сайлавын ул СССР Герое Таһир Кусимовның туганы булуы белән аңлаткан.
  • 2015 елдан Элвин Грей лейблында эшләде, ул Радик Юльякшинга аның күпсанлы гастрольләрендә кушылган беренче артистларның берсе иде.
  • Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант, җырчы Артур Кусимов вафат булган, дип язган иде «Интертат».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100