news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грей юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне алдыннан кагыйдәләрне үтәргә өндәде

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне алдыннан юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

«Һәрвакытта да яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланыгыз – алар гомерегезне саклап калырга ярдәм итәчәк. Балаларны һәрвакыт автокреслода йөртегез. Безнең өчен балалар - иң кадерлесе», - дип мөрәҗәгать итте җырчы Татарстан Дәүләт автоинспекциясе төшергән видеода.

Элвин Грей ролик ахырында искәрткәнчә, юл хаталарны кичерми, шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100