news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Элвин Грей җәрәхәт алу сәбәпле кайбер концертларын күчерде

Татар-башкорт җырчысы Радик Юльякшин (ул күбрәк Элвин Грей тәхәллүсе белән билгеле) клип төшергән вакытта җәрәхәтләнү сәбәпле берничә концертын күчерде. Җырчы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

Җырчы урнаштырган кадрларда ул идарә иткән автомобильнең әйләнеп каплануын күрергә мөмкин.

«Аңлавыгызны һәм кичерүегезне сорыйм! Дуслар, сезгә шуны әйтергә мәҗбүрмен – клип төшергән вакытта көтелмәгән хәл килеп чыкты. Концертлар графигына төзәтмә кертергә туры киләчәк», - дип хәбәр итте ул.

Җырчының гастрольләр графигында киләсе концерт – 7 апрельгә (Самара), алдагысы 9 апрельгә (Ульяновск) билгеләнгән.

31 мартта һәм 1 апрельдә Элвин Грей Чаллыда концертлар белән чыгыш ясады.

«Берничә концертны күчерергә туры киләчәк. Уңайсызлык тудырганым өчен гафу үтенәм, мине аңларсыз дип өметләнәм», - дип язган җырчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot