Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Елның медицина хезмәткәре» номинациясендә җиңүче билгеле
"Ак чәчәкләр-Ел табибы-2022" бәйгесенең "Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә җиңүче билгеле. Актанышның Аккүз авыл җирлегендәге ФАП фельдшеры Ләйсән Анамова иң күп тавыш җыйган.
Җиңүчене бүген "Казан-Экспо" үзәгендә бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Ләйсән Анамова участогында халыкның табигый үсеше саклана, яңа туган балалар һәм бәбиләгән аналар үлеме дә юк. Халык ел саен 100 процент күләмдә диспансеризация, вакцина профилактикасы белән колачлана. Ләйсән Анамова – дүрт авыл өчен бердәнбер медицина хезмәткәре. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә ашыга.
Әлеге номинациядә, шулай ук, Апас районы Азбаба ФАП мөдире булып 2003 елдан эшләүче Гүзәл Гыйләҗева тәкъдим ителгән. Авыруларны вакытында ачыклауга игътибар бирә. Балаларның сәламәтлеген даими тикшереп тора. 15 елда участогында бер йогышлы авыру таралышы да күзәтелми.
Баулы районы Мортаза авылында ФАП белән 32 ел җитәкчелек иткән Рәзинә Мөгыйнова да шушы номинациядә җиңүгә дәгъва иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз