news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Елның теләсә кайсы вакытында кемнәрнең пенсия арттыру хокукына ия булуын аңлаттылар

Пенсия фондында аңлатуларынча, 80 яшькә җитүчеләр, Төньякта эшләүчеләр яки эштән туктаучыларның пенсияләре елның теләсә кайсы вакытында арта ала.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 80 яшькә җитүчеләр, Төньякта эшләүчеләр яки эштән туктаучыларның пенсияләре елның теләсә кайсы вакытында арта ала. Бу хакта Россия Пенсия фонды сайтына нигезләнеп РИА Новости яза.

«Пенсионерга 80 яшь тулгач, түләү арта», — дип аңлаттылар Россия Пенсия фондында. Пенсия фондында әйтүләренчә, әлеге категория гражданнарга өстәмә түләүләр автомат рәвештә билгеләнә, аның өчен бернинди гариза да язарга кирәк түгел.

«Әгәр эшләүче пенсионерның төньякта стажы була икән, аңа да өстәмә түләүләр билгеләнә», — дип билгеләп үттеләр ведомствода. Бу очракта Пенсия фондына эшләүне раслый торган документлар һәм гариза бирергә кирәк. Акча яңа айдан күчерелә башлаячак, иелә ведомство хәбәрендә

news_right_1
news_right_2
news_bot