news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Елның иң яхшы табибы” бәйгесендә Татарстан табиблары да катнашачак
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының конкурс комиссиясе карары нигезендә, “Елның иң яхшы табибы” Бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен Татарстаннан 7 табиб кандидатурасы тәкъдим ителә
Скопировать ссылку
(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының конкурс комиссиясе карары нигезендә, “Елның иң яхшы табибы” Бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен Татарстаннан 7 табиб кандидатурасы тәкъдим ителә. “Елның иң яхшы табибы” бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Быел бу конкурс тугызынчы тапкыр үткәрелә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Авыл амбулаториясенең иң яхшы мөдире” номинациясендә Татарстанны Чистай районы Каргалы авылы амбулаториясе мөдире Светлана Гатауллина тәкъдим итәчәк. Яр Чаллының 10-нчы шәһәр сырхауханәсе дәвалау физкультурасы бүлеге мөдире Нина Сафина “Спорт белән шөгыльләнүче иң яхшы табиб” номинациясендә көч сынашачак. Яр Чаллының 6-нчы сырхауханәсе физиотерапия бүлеге мөдире, физиотерапевт Сәрия Исламова “Тернәкләндерү медицинасының иң яхшы табибы” номинациясендә ярышыр дип көтелә. Чаллының 3-нче стоматология сырхауханәсе стоматолог-хирургы Равил Габитов республикабызны “Иң яхшы теш табибы” номинациясендә тәкъдим итәчәк. Шул ук шәһәрнең 2-нче шәһәр хастаханәсе акушер-гинекологы Валерий Тепляков “Иң яхшы акушер-гинеколог” номинациясендә көчен сынап караячак. “Иң яхшы хирург” номинациясендә Казанның 7-нче шәһәр хастаханәсе хирургы, хирургия һәм гепатобилиар зона эндоскопиясе үзәге җитәкчесе Равил Шәмәрданов беренчелеккә дәгъва итәчәк. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары, район сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Фәрит Зиһаншин исә “Медицина оешмасының иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә беренчелекне бирмәскә тырышачак.
Бәйгегә нәтиҗәләр февральнең икенче – март аеның беренче декадасында ясалачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2