news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Елның беренче яртысында Төркиядә ял итүче Россия туристлары саны 9 тапкырга арткан

Ел башыннан чит илләрдә 17,12 миллионга якын Россия кешесе ял иткән.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). 2017 елның беренче ярты еллыгында Төркиядә ял иткән Россия кешеләренең саны узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 9 тапкырга арткан. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама биреп, Россия туроператорлары ассоциациясе хәбәр итә, дип яза “Известия”.

Алты ай эчендә Төркия курортларында 1,6 миллион Россия кешесе булган. Шул рәвешле, ял иткән Россия халкының гомуми күләме буенча Төркия икенче урында тора.

Россия туристларын иң күп кабул иткән Абхазиядә беренче ярты елда 1,7 миллион кеше булган (8,3 процентка арткан). 1,54 миллион Россия туристы кабул иткән (үсеш – 21,8 процент) Финляндия – өченче баскычта урнашкан. Дүртенче урында Казахстан – 1,275 миллион кеше (үсеш – 1,6 процент), ә бишенчедә – Украина – 999 мең кеше (үсеш – 22,4 процент).

Россия халкы өчен иң популяр ял итү юнәлешләренең беренче унлыгына Кытай, Эстония, Польша, Таиланд һәм Германия дә кергән.

Тунис, Марокко һәм Даниягә баручылар саны кимегән, дип белдерә туроператорлар.

Ел башыннан чит илләрдә 17,12 миллионга якын Россия кешесе ял иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot