news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Зарипова: «Хәрби бурычын үтәгәннәр, һичшиксез, тыныч тормышка кайтырга тиеш»

Эльмира Зарипова: «Хәрби бурычын үтәгәннәр, һичшиксез, тыныч тормышка кайтырга тиеш»
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Бүген Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе каршындагы госпитальдә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты.

Мондый очрашулар даими үткәрелеп тора. Гадәттә, министр башта хәрби операциядә катнашучылар өчен республикада кертелгән социаль ярдәм чаралары һәм федераль ярдәм мөмкинлекләре турында сөйли. Аннан соң хәрбиләр үзләрен кызыксындырган сораулар бирә.

Эльмира Зарипова техник реабилитация чаралары белән тәэминат, бала туганда бирелә торган бүләкләр, компенсацияләр, санатор-курорт дәвалану мөмкинлекләре турында сөйләде. «Соцпакеттан баш тартмагыз. Медицина реабилитациясе дә, санаторийда дәвалану да бик кирәк. 23 көнгә кадәр бушлай каралган. 1 группа инвалид булсагыз, сезне озата баручы да бара ала», – дип мөрәҗәгать итте Эльмира Зарипова.

«Бүген без дәвалануда булган махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашу уздырабыз. Аларның кайберләре алга таба янә хезмәткә җибәреләчәк, ә кемдер хәрби хезмәтен тәмамлый. Хәрби үзен тыныч тормышта нәрсә көткәнен, дәүләт хакимияте органнарының ярдәм итә алуын белергә тиеш. Мәсәлән, без «Кадрлар» илкүләм проекты мөмкинлекләре турында сөйлибез. Бүген аның кысаларында 217дән артык төрле укыту программасы тәкъдим ителә. Һәм аларның 27се – нәкъ менә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен билгеләнән һөнәрләр буенча программалар», – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

Министр программалар буенча йөк төягеч йөртүче, зур үзйөрешле машиналар йөртүче, БПЛА операторы, станочник, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, слесарь кебек һөнәрләргә өйрәнергә мөмкин булуын әйтте. Бу нәкъ менә Татарстан Республикасының хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр санала, дип искәртте ул.

«Бүген Татарстан Республикасының хезмәт базарында төрле вакансияләр буенча 78 мең тәкъдим бар. Бу шактый югары сан, шул рәвешле, бездә һәр эшсезгә егермеләп вакансия туры килә. Бүген 500 оешма махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 3,5 меңнән артык вакансия тәкъдим итә. Дәүләт хезмәтен тәмамлаган хәрбиләрне эшкә урнаштыручы предприятиеләргә ярдәм итә. Бу – махсус эш урынын җиһазлауга 200 мең сум күләмендә ярдәм. Быел республикада 30дан артык оешма бу ярдәм чарасыннан файдаланып, эш урыннары оештырды», – дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Шулай ук, быел сентябрьдә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен эш урыннары бүлеп бирү турында закон кабул ителгән. Әгәр оешма штатында 200 кешедән артык булса, эш урыннарының 1 проценты махсус операциядә катнашучыларга квота рәвешендә каралырга тиеш.

Министр әйтүенчә, оешмалар үзләре дә хәзер СВОда катнашучылар өчен урыннар бирергә әзер булулары турында җиткерә. Ә закон нигезендә квота буенча урын бүлмәүчеләр киләсе елның гыйнварыннан штрафка тартылачак.

«Хәрби бурычын үтәгәннәр, һичшиксез, тыныч тормышка кайтырга тиеш», – диде Эльмира Зарипова.

news_right_1
news_right_2
news_bot