news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Зарипова «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Эльмира Зарипова «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде.

Бу хакта указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады, документ хокукый актларны рәсми чыгару порталында урнаштырылган.

Указ текстында әйтелгәнчә, Эльмира Зарипова бу бүләккә «хезмәттәге уңышлары һәм күпъеллык намуслы эше өчен» лаек булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot