news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова: Урта һөнәри белем алучылар үз белгечлеге буенча эшләми

«204 кешенең һәркайсыннан сораштырдык — хезмәт хакы түбән булганга, диләр», — дип сөйләде хезмәт министры.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова урта һөнәри белем учреждениеләрен тәмамлаган яшьләрнең үз белгечлеге буенча эшләмәве проблемасын күтәрде.

«2021 елның 1800 чыгарылыш укучысы профиль буенча эшләми. Без аларга акча сарыф иттек, мөгаллимнәр аларны укыткан өчен акча түләдек. Ә ул белгечлекләргә ихтыяҗ зур бит. Җәмәгать туклануы урыннарында пешекчеләргә, технологларга, машина төзү өлкәсендә технологларга ихтыяҗ зур. Урта һөнәри белем учреждениеләре аларны әзерли бит», — диде ТР Куркынычсызлык Советы утырышында.

Министр ни өчен үз белгечлеге буенча эшкә бармаганнары турында сораштыру уздырылганын әйтте. «204 кешенең һәркайсыннан сораштырдык — хезмәт хакы түбән булганга, диләр. Без үзебезнең республикада һәм башка субъектларда шушы белгечлекләр буенча күпме хезмәт хакы тәкъдим итүгә анализ ясадык», — диде.

«Работа в России» порталыннан күренгәнчә, транспорт йөртүче, бораулаучы, электр-газ сварщигы белгечлекләре буенча Башкортстан һәм Самара өлкәсендә тәкъдим ителгән эш хакы югарырак булган.

Эльмира Зарипова урта һөнәри белемгә, көллият, училищеларда уку урыннарының нәтиҗәлелегенә аудит кирәк, дип саный. Ул уку йортларында коммерцияле сектордан эшкә урнашту күрсәткече түбән булуын әйтте. «Быел чыгарылыш белгечләренең 2 проценты эшкә урнашмаган дип саналса, ягъни, 431 кеше эшсез дип чыкса, коммерцияле бүлекләрдән эшсез дип саналучылар 25 процентка кадәр җитте», — дип белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100