news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Зарипова: Төп максатыбыз – кешенең тормыш сыйфатын күтәрү

Эльмира Зарипова: Төп максатыбыз – кешенең тормыш сыйфатын күтәрү
Рамил Гали/архив

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында кешенең тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләсе әһәмиятле булуын әйтте.

«Төп максатыбыз – социаль сәясәт өлкәсендә. Ул да булса: кешенең хокукларын яклау, кешенең тормыш сыйфатын күтәрү. Моңа республикабызда гамәлгә ашырылган программалар нигезендә төрле учрежденияләргә ремонт ясау, хастаханәләрне төзекләндерү, яңа мәктәпләр төзү һ.б. керә. Статистика күрсәткәнчә, республикада эшләү һәм яшәү өчен ел саен 4 меңләп кеше килеп төпләнә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

news_right_1
news_right_2
news_bot