news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Зарипова татарстанлыларны Социаль хезмәткәрләр көне белән тәбрикләде

Ел саен республикада 180 меңнән артык кешегә социаль хезмәт ярдәме күрсәтелә.

Эльмира Зарипова татарстанлыларны Социаль хезмәткәрләр көне белән тәбрикләде
Султан Исхаков

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республиканың социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул социаль тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына авыр, җәмгыятькә кирәкле хезмәтләре, аларның кайгыртуы астында булган кешеләрнең язмышларына игътибарлы һәм сизгер карашта булганнары өчен рәхмәтен белдерде.

Татарстан Республикасының Социаль тармак хезмәткәрләре игътибарында ветераннар һәм инвалидлар, күп балалалы һәм аз керемле гаиләләр, балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, ел саен республикада 180 меңнән артык кешегә социаль хезмәт ярдәме күрсәтелә. Республиканың якынча 1,7 миллион кешесе федераль һәм республика ярдәмен ала.

“Сезгә чын йөрәктән бәхет, сәламәтлек, иминлек, чиксез энергия һәм эшегездә зур уңышлар телим! Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, эш сөюегез, күңел җылыгыз алга таба да кешеләргә файда китерсен!”, дип тәмамлана котлау.

  • Социаль хезмәткәрләр көне Россиядә һәр елны 8 июньдә билгеләп үтелә. 2018 елда рәсми рәвештә 18нче тапкыр бәйрәм ителә. Истәлекле көн Россия Президенты кул куйган Указ нигезендә  (27.10.2000 г. № 1796 «О Дне социального работника») гамәлгә кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot