Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эльмира Зарипова татарстанлыларның озак яшәү серләрен ачты
Республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры республикада өлкән буын тормышын яхшыртуда планлы эш баруын җиткерде.
(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Бүген Россия Дәүләт Думасы депутатлары – хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет әгъзалары Татарстанда 2025 елга кадәр өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыру стратегиясе турында сөйләштеләр. Очрашуда республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.
Министрлык башлыгы Татарстанда өлкән буын гражданнарына социаль хезмәтләрне - 92 учреждение, шул исәптән 6 дәүләтнеке булмаган оешма күрсәтә, дип җиткерде.
Үз чыгышында ул хезмәт эшчәнлеген яңартырга теләгән пенсионерларга укыту программалары булуын, 190 кешенең профессиональ өстәмә белем алуын җиткерде. Аның сүзләренчә, әлеге чаралар гражданнарның гомерен озайта, керемнәрен арттырырга ярдәм итә.
Республикада дәүләт мәдәни сәясәте - мәдәни-ял учреждениеләрен, шул исәптән авыл клубларын һәм мәдәният йортларын саклап калуга, анда өлкәннәр өчен төрле чаралар уздыруга юнәлтелгән. Бүгенге көндә алар өчен 5 мең төрле клуб оешып, анда меңләп кеше үз шөгылен тапкан.
Эльмира Зарипова "республикада өлкәннәр тулы канлы тормыш белән яшәсен өчен, системалы һәм планлы эшчәнлек алып барылуын" билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз