Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмира Зарипова Татарстандагы хезмәт мигрантларының санын әйтте
Бүген узган ТР Дәүләт Советы утырышында «Миграция законнарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә чит ил гражданнарының еш хезмәт эшчәнлегендә Россия Федерациясе миграция сәясәтенең актуаль мәсьәләләре турында» дигән темага да чыгыш булды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да республикадагы мигрантлар белән вәзгыять хакында сөйләде.
«Бүгенге көндә Татарстанда 50 мең мигрант эшли. Аларның 50 проценттан артыгы – Үзбәкстан гражданнары, һәр бишенче мигрант Татарстанга Таҗикстаннан килгән. Миграция белән безгә килгән халыкның 40 проценты төзелештә, 15 проценты җәмәгать туклануы һәм транспорт өлкәсендә хезмәт куя», – дип белдерде министр
Шулай ук Зарипова бүгенге көндә республикада чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүгә ихтыяҗ саклана, дип өстәде.
«Бүген без эш урыннары тәкъдим итүчеләрнең ихтыяҗының бик югары булуын күрәбез. «Россия эше» Бөтенроссия порталы мәгълүматлары нигезендә, республикада 45 мең вакансиягә эшчеләр кирәк. Мондый мәсьәләне эчке хезмәт ресурслары хисабына гына ябып булмый», – ди ул.
- Рәсми мәгълүматләр нигезендә, 1нче июльгә Татарстанда 110 меңнән артык чит ил гражданы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз