news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова Татарстанның хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләрне атады

Бүгенге көндә Татарстанның хезмәт базарында эшче һөнәр ияләре өчен вакансияләр саны арта. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Әле бер ай элек кенә эш тәкъдим итүчеләрнең саны югары иде, ул вакытта 55-60 мең эш урыны тәкъдим ителде. Бүген хезмәт базарында эш бирүчеләрдән 69 мең тәкъдим бар. Шул ук вакытта рәсми рәвештә 10,5 мең эшсез теркәлгән. Без һәр эшсез кешегә алты вакансия тәкъдим итә алабыз. Ихтыяҗ аеруча эшче һөнәр ияләренә күзәтелә – монтажчылар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, электриклар кирәк, барлык төзелеш белгечлекләренә, шулай ук транспорт өлкәсенә эшчеләр җитми», – диде ул.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры республика мәктәпләрендә уку елы тәмамлануын һәм хәзерге вакытта чыгарылыш сыйныф укучылары алдында киләчәк һөнәрне билгеләү бурычы торуын искәртеп үтте. Ул балаларга һәм аларның ата-аналарына эшче һөнәрләргә игътибар итәргә киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100