Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмира Зарипова Татарстанда Ватан геройларына ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләде
Ватан Геройлары өчен Татарстанда ярдәм чаралары комплексы булдырылган, ул натураль ташламаларны да, акчалата түләүләрне дә үз эченә ала. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Россия Федерациясендә законнар нигезендә Ватан Геройларының дәүләт һәм халык алдындагы аерым казанышлары танылган, аларның махсус статусы билгеләнгән һәм натураль рәвештә бирелергә дә, бердәм акчалата түләү белән аалыштырылырга да мөмкин булган ташламаларның киң исемлеге билгеләп куелган», — дип аңлатты ул.
Ярдәм чаралары арасында салым түләүләреннән азат итү, элемтәнең барлык төрләреннән чираттан тыш файдалану, транспортның барлык төрләренә билетларны чираттан тыш алу, торак шартларын беренче чиратта яхшырту, төзелеш материалларын беренче чиратта алу каралган. Үлгән (һәлак булган) геройларның гаиләләре өчен җирләү чыгымнарын һәм кабер ташы куюны түләү, шулай ук 20 мең сум күләмендә өстәмә пособие каралган.
Ташламалар арасында коммуналь хезмәтләр, өй телефоны һәм ведомстводан тыш сак хезмәтләре өчен түләүдән азат итү бар. Моннан тыш, Ватан Геройлары һәм һәлак булган геройларның гаилә әгъзалары җәмәгать транспортында бушлай йөри ала, дарулар белән тәэмин ителә, санаторийга юллама ала, теш протезларын бушлай ясата ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз