Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эльмира Зарипова: Татарстанда тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты югары
Татарстанда тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты югары, республика Идел буе округында хезмәт хакы буенча лидер. Бу хакта Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында узучы Татарстан көнендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
Министр республикада хезмәт хакының зур булуын миграция агымы да күрсәтүен әйтте.
«Бездә миграция агымы уңай, башка субъектлардан кешеләр килә, чөнки тормыш сыйфаты һәм дәрәҗәсе югарырак. Мәсәлән, хезмәт хакы. Идел буе федераль округында без лидерлар. Шул ук вакытта аның коэффициентлары белән Пермь крае бар. Уртача хезмәт хакы – 59 мең сум», – диде Эльмира Зарипова.
Министр шулай ук республикада демография дефициты булуын да белдерде.
«Демографик дулкыннар – ул кадрлар дефициты да. Хәзер ул 49 мең кешене тәшкил итә. Әлбәттә, моны ничек хәл итү дигән сорау туа. Бүген эре сәнәгать предприятиеләре бүген 49 мең вакансия куйган. Беренчедән, бу Россиядә бердәм цифрлы эш платформасы аша эшләнелә. Биредә 29 меңнән артык эш бирүчебез теркәлгән, алар онлайн режимда Россиянең башка субъектларыннан да кадрлар сайлый ала», – диде ул.
Эльмира Зарипова Татарстанда предприятиеләр халыкка өстәмә социаль гарантияләр бирүен билгеләп үтте. «Мин бушлай туклану, эш урынына бушлай бару мөмкинлеге кебек социаль гарантияләр турында әйтмим», – диде министр.
«Зур предприятиеләр хезмәт хакы мәсьәләсен генә хәл итми, ә өстәмә социаль гарантияләр дә кертә. Мәсәлән, 171 фатирлы арендалы торак төзелә. Бу Чаллыда төзелгән йорт. Бу юнәлештә Яшел Үзән предприятиеләре дә актив эшли. Аннары аренда программаларын үстерү. Бу «Алабуга» махсус икътисади зонасында хәл ителә торган торак мәсьәләләре», – дип сөйләде Эльмира Зарипова.
- Татарстан көне Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз