Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эльмира Зарипова: Татарстанда социаль ярдәм чараларын алучылар саны кими
Татарстанда фәкыйрьлек чигендә торган кешеләр саны кими. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «РОСТКИ» форумында шулай дип белдерде.
Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, фәкыйрьлеккә бәя ел нәтиҗәләре буенча дәүләт статистикасы кысаларында бирелә, шунлыктан 2024 ел өчен төгәл күрсәткечләр турында 2025 елның апрелендә генә әйтеп булачак. Шулай да «аларның уңай булачагына шик юк».
«Без моны хәтта социаль ярдәм чаралары алучылар саны буенча да күрәбез. Алар халыкның керемнәрен, милкен исәпкә алып адреслы рәвештә түләнгәнгә, аерым социаль ярдәм чаралары буенча әлеге ярдәмне алучылар саны кимү күзгә ташлана», - дип искәртте Зарипова.
Ул билгеләп үткәнчә, хезмәт базарында тәкъдим ителә торган вакансияләр саны да шул хакта сөйли. Әйтик, бер эшсезгә уртача алганда 12 вакансия туры килә. Республика Идел буе федераль округында хезмәткә түләү дәрәҗәсе буенча лидерлар арасына керә, ул уртача 70 мең сум тәшкил итә.
«Бүгенге көндә хезмәт базарында 3 мең эшсезгә 43 мең, кайбер айларда 50-56 мең тәкъдим туры килә. Бу эшләргә теләгән кешеләрнең, һичшиксез, эш таба алуы хакында сөйли», - дип сүзен төгәлләде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз