Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмира Зарипова: Татарстанда педагогларга ярдәм чаралары камилләштерелә
Татарстанда педагогларга ярдәм итүнең төбәк чаралары камилләштерелә. Бу шул исәптән укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә дә йогынты ясый, дип белдерде журналистларга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казандагы «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында педагоглар һәм укытучылар фотографияләре төшерелгән роликны трансляцияләгәндә.
«Республикада «Безнең яңа укытучыбыз», «Безнең яңа тәрбиячебез», «Безнең өстәмә белем бирүнең яңа педагогы» грантлары барлыкка килде. Торак арендасын 20 мең сумга кадәр компенсацияләү өлешендә ярдәм чаралары бар, шулай ук 1 млн сумга торак сатып алуга сертификат», – дип сөйләде ул.
Зарипова, фән укытучылары гына түгел, өстәмә белем бирү педагоглары да ярдәм ала, дип өстәде.
«Болар барысы да һөнәргә мөнәсәбәт кенә түгел, педагог статусына, аның җәмгыятьтәге роленә мөнәсәбәт тә үзгәрүе турында сөйли. Укытучылар – безнең киләчәгебезне булдыручылар, чөнки алар кулында безнең балаларыбыз язмышы», - дип ассызыклады ул.
Министр билгеләп үткәнчә, тулаем Россия буенча укытучы хезмәтенә зур игътибар бирелә. Ул РФ Президенты Владимир Путинның укытучыларга ярдәм итүнең яңа чараларын кертә торган Указы чыгуын искәртте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз