news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова Татарстанда инвалид балалар санының арту сәбәпләрен әйтте

Татарстанда инвалид балалар санының артуы күзәтелә, бу, шул исәптән, авыруларны иртә ачыклау белән бәйле. Быел аларның саны 17,2 меңгә җитте, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Министр бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Кызганычка, инвалидлыгы булган балалар саны арту тенденциясе бара. Ләкин бу, беренчедән, [авыруларны] иртә ачыклау белән бәйле. Без шулай ук сабыйлар үлемен киметәбез», – диде спикер.

Татарстанда инвалидлыгы булган кешеләр саны 1 майга – 283 мең, ягъни республика халкының 7 процентын тәшкил итә. Узган ел 16,8 мең инвалид бала теркәлгән, 2021 елда – 16 мең.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100