Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эльмира Зарипова Татарстанда балалар туу күрсәткечләре арткан районнарны атады
Яшел Үзән (-374), Чистай (-369), Лениногорск (-343), Бөгелмә (-281) районнарында исә, халык санының кимүе күзәтелә.
(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, бала табуга этәргеч бирүче чаралар кертүнең нәтиҗәләре инде күренә. Ул бүген министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында яңа туган балалар саны арткан районнарны атады.
“2017 елның гыйнвар-ноябрь ае белән чагыштырганда, гаиләләрдә беренче балалар саны Аксубай, Апас, Әтнә, Баулы, Балтач, Кама Тамагы, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Тәтеш районнарында шактый арткан. Өч бала алып кайткан гаиләләрнең Әлмәт, Арча, Биектау, Баулы, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Теләче, Тукай районнарында артуы күзәтелә”, - диде Эльмира Зарипова.
Шул ук вакытта, министр әйтүенчә, Яшел Үзән (-374), Чистай (-369), Лениногорск (-343), Бөгелмә (-281) районнарында халык санының кимүе күзәтелә. Министр 2018 елдан демографик хәлне яхшырту буенча РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәләре гамәлгә ашырылуын искәртте.
Аның сүзләренчә, беренче бала өчен айлык федераль пособие күләме былтыр 8490 сум булса, быел 8896 сум тәшкил итәчәк. Бу җан башына керем 14 мең 34 сумнан артмаган гаиләләргә кагыла. Авыл җирлегендә беренче, өченче балаларын табучыларга да бер тапкыр бирелә торган пособиеләр каралган.
Эльмира Зарипова муниципаль берәмлек җитәкчеләренә районнарда яңа туган балалар саны буенча уртача күрсәткечкә ирешү буенча эшне оештыруны йөкләде.
Гаиләләр белән адреслы эш алып баруны сорады. Гаиләдә 25 һәм 30 яшькә кадәр булган парлар санын, аларның беренче һәм чираттагы балалары туу күрсәткечләрен анализларга, гаиләне ишәйтергә ни өчен теләмәүләрен ачыкларга кирәклеген әйтте. “Күп балалы гаиләләр, хатын-кызлар һәм әниләр образын пропагандалау буенча чаралар күрүләрен сорар идем”, - дип мөрәҗәгать итте Эльмира Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз