news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова Татарстанда әниләр өчен каралган социаль ярдәм чаралары хакында искәртте

Бүгенге кыенлыклар җәмгыять һәм хакимиятне әниләрнең дәрәҗәсен яңача бәяләргә мәҗбүр итте. Бу катлаулы заманда хәтта иң көчле һәм актив хатын-кызларга да ярдәм кирәк. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Әниләр көнендә Россия һәм Татарстанның аларга нинди ярдәм чаралары тәкъдим итүен искәртте.

«Соңгы елларда «гаилә» проблемаларын хәл итүдә тәҗрибә тупланды һәм моның үз алымнары булдырылды, заманча инновацион технологияләр кулланыла. Социаль хезмәткәрләр, гаиләләр һәм әниләр үз кайгылары белән икәүдән-икәү калмасын өчен, катлаулы тормыш проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнә. Гаилә кыйммәтләрен танытуга зур көч куела, күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә җитди игътибар бирелә», - дип искәртте ул.

Зарипова билгеләп үткәнчә, 2018 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән бала тәрбияләүче авыл хатын-кызларына аерым игътибар бирелә. Әйтик, шушы вакыт эчендә авылда яшәүче 8796 хатын-кыз – беренче, 1855 гүзәл зат өченче баласы өчен пособие бирүләрен сорап мөрәҗәгать иткән.

Россиядә шулай ук хатын-кызларга үз идеяләрен гамәлгә ашыру мөмкинлекләре киңәя. Декрет ялындагы әниләрнең мәшгульлегенә ярдәм итү буенча дәүләт программалары һәм чаралары гамәлгә ашырыла. Аларга яңадан уку, яңа квалификация яки өзлексез белем алу мөмкинлеге бирелә. Әйтик, 2022 елда әлеге программалардан мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче 4396 хатын-кыз файдаланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100