Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эльмира Зарипова: Татарстанда 900 кеше «өлкәннәр бакчасы»на йөри
Яңа хезмәт психик һәм акыл ягыннан тайпылышы булган картлар өчен оештырыла.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Халыкта «өлкәннәр бакчасы» дип аталган яңа хезмәттән Татарстанда бүгенге көндә 900 кеше файдалана.
«Социаль яклау үзәкләрендә картлар өчен көндезге төркемнәр бар. Халык аларны „өлкәннәр бакчасы“ дип атый. Әлеге төркемнәр психик һәм акыл ягыннан тайпылышы булган өлкән кешеләр өчен оештырылды. Бу хезмәтне без бер ел элек кенә башласак та, бүгенге көндә аннан тугыз йөзгә якын кеше файдалана», — диде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта министр әлеге хезмәтнең асылын аңлатты. Өлкән кешеләрнең кайберләрен үзен генә өйдә калдыру куркыныч, чөнки аның янгын чыгаруы, имгәнүе бар. Андый кешеләрне социаль яклау хезмәткәрләре иртән килеп алалар да көне буе күзәтү астында тоталар, тәрбиялиләр. Кич белән аларны туганнары килеп ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз