news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова: Татарстанда 5 ел эчендә хезмәт хакы буенча бурыч 10 тапкыр кимегән

Татарстан предприятиеләренең үз хезмәткәрләренә 12 миллион 362 мең сум бурычы бар.

Эльмира Зарипова: Татарстанда 5 ел эчендә хезмәт хакы буенча бурыч 10 тапкыр кимегән
Султан Исхаков

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан предприятиеләренең 355 хезмәткәргә 12 миллион 362 мең сум бурычы бар. Соңгы 5 ел эчендә хезмәт хакы буенча бурыч 10 тапкыр кимегән. Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта белдерде.

«Соңгы 5-6 елда хезмәт хакы буенча бурыч берничә тапкыр кимеде. 2013-2014 елларда әҗәтнең күләме 150 миллион сум тәшкил итә иде. Бүгенге кәндә без Идел буе федераль округында бу җәһәттән җиденче урынны билибез, округ буенча бурычның гомуми күләме 172 миллион сум тәшкил итә», - диде министр.

Зарипова искәрткәнчә, эш бирүчеләргә хезмәт хакын тоткарлаган һәм түләмәгән өчен административ кына түгел, җинаять җаваплылыгы да каралган. «Әгәр хезмәт хакын ике айдан да артыграк вакытка тоткарлау хакында сүз барса, ул чагында эш бирүчене өч елга кадәрге чорга оклад күләмендә штраф көтә, ул шулай ук өч елга мәҗбүри эшләргә яки җинаять җаваплылыгына тартылачак», - дип искәртте ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100