Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмира Зарипова: Татарстанда 100 яшьтән узучылар арта – барлыгы 335 кеше яши
Бүген Казанда Уникаль осталык үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара уза. Биредә халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Фарсы каллиграфиясе һәм кулинариясе, балчыктан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар, татар милли ризыклары белән чәй эчү, сәламәтлек торышын экспресс-тестлаштыру һәм кино күрсәтү дә оештырылган.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга биредә ветераннар советына керүчеләр кулы белән эшләнгән декоратив-гамәли әйберләр күргәзмәсе тәкъдим ителгәнен әйтте. Кунаклар сынлы сәнгать, күн осталыгы, сәйлән белән чигү үрнәкләре белән таныша ала.
«Биредә өлкән кешеләрне аеруча борчый торган мәсьәләләр – пенсия, инвалидлык рәсмиләштерү, ташламалар, компенсацияләр, хезмәт ветераны исемен алу һәм башка сораулар буенча профессиональ компетентлы консультация алырга мөмкин», – дип билгеләп узды Эльмира Зарипова.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ул шулай ук өлкәннәрне кайгырту йөзеннән, сәламәтлек саклау учреждениеләре белән берлектә, сәламәтлекне тикшерү эше оештырылганын әйтте. Биредә гриппка каршы прививка ясатырга, кан басымын, кандагы шикәр күләмен үлчәргә, шулай ук үз авырулары буенча дәвалану буенча сораулар бирергә мөмкин. «Бик җитди консультацияләр алу мөмкинлеге бар, бу, һичшиксез, өлкән буын кешеләре өчен файдалы булыр дип уйлыйм», – дип өстәде Зарипова.
«2026 елның РФ Президенты тарафыннан Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителүен исәпкә алып, халык кәсепләре белән танышу аеруча актуаль. Чарага әби-бабайлар оныклары белән чакырылган. Бу буыннар бәйләнеше өчен дә файдалы», – дип искәртте Эльмира Зарипова.
Чараларда меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында Казандагы зур предприятиеләрнең ветераннар оешмалары вәкилләре дә бар.
«Без өлкән буын кешеләреннән бик уңай кайтаваз күрәбез. Аларга бигрәк тә социаль ярдәм чаралары һәм медицина хезмәткәрләреннән консультацияләр ошый, чөнки озак яшәү актив, ә иң мөһиме – сәламәт булырга тиеш», – диде министр.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Эльмира Зарипова статистика да китерде: бүген республикада яшәүче һәр дүртенче кеше – өлкән яшьтәге кешеләр, бу – 24 процент чамасы. 100 яшь чиген берничә ел элек 213 татарстанлы узган булса, бүген 335 кеше 100 яшьлеген билгеләп уза.
Өлкәннәр мәнфәгатендә республикада «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында аерым «Өлкән буын» программасы эшли. Ул ике блоктан тора: «Актив озын гомер» (иҗат, спорт, мәдәният, хобби) һәм даими читтән ярдәмгә мохтаҗлар өчен озак вакытлы тәрбия системасы. Бүген анда 6 меңнән артык татарстанлы катнаша. «Мөмкинлекләрдән һәм хәрәкәт итү сәләтеннән чыгып, һәркемгә тәрбия системасы индивидуаль сайлана, өлкән яшьтәге кешене карау буенча ярдәмче беркетелә», – дип аңлатты министр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз