Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмира Зарипова: Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидер
Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча беренче урында. Бу хакта бүген журналистларга ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
«Гыйнвар-октябрь айлары йомгаклары нигезендә, Татарстанда хезмәт хакы дәрәҗәсе 86 мең сумнан артыграк. Шул ук вакытта хезмәт хакы 50 мең сумнан аз гына артыграк булган тармаклар да бар. Бу – күчемсез милек белән эшләү, кунакханә, туризм, хезмәтләр күрсәтү өлкәләре. Районнарда дисбаланс күзәтелә. Балык Бистәсе, Чүпрәле, Тәтеш районнарында хезмәт хакы 50 мең сумнан аз гына артыграк. Әлбәттә, моннан яшьләр китә. Шул ук вакытта Лаеш, Югары Ослан, Алабуга районнарында хезмәт хакы 200 мең сумга кадәр тәшкил итә», – дип сөйләде ул.
Зарипова билгеләп үткәнчә, яңа җитештерүләр ачу, хезмәт хакы күләме кебек үк, һәрвакыт игътибар үзәгендә.
«Шуңа күрә без хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча комиссия эшенең темпын һәм сыйфатын киметмибез. 2026 елда да киметмәячәкбез», - дип ассызыклады Зарипова.
ТР Хезмәт министрлыгы коллегиясе Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз