news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова: Социаль ярдәм нәтиҗәсендә авылда туучылар 15 процентка артты

Татарстанда беренче һәм өченче бала тапкан өчен авыл хатын-кызларына бер тапкыр бирелә торган түләүләр булдырылды.

Эльмира Зарипова: Социаль ярдәм нәтиҗәсендә авылда туучылар 15 процентка артты
архив/Рамиль Гали

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан авылларында туучылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 процентка арткан. Бу хакта бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына хәбәр итте.

«Узган елдан башлап, Татарстан Президенты инициативасы белән авыл җирлегендә демографик вазгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән моңарчы күрелмәгән чара гамәлгә ашырыла. 2018 елда беренче балага бер тапкыр бирелә торган түләүләрне 1689 ана, ә быел ел башыннан 759 ана алды. 2018 елда 327 ана өченче бала туган өчен түләү алды, ә 2019 елда 154 әнигә шундый акча түләнде», – диде ул.

Авылда кимендә өч ел яшәүче һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан барлык яшь хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү турында карар элек Татарстан Президенты тарафыннан кабул ителгән иде.

Әйтик, әгәр беренче бала туганда әни кеше 25 яшькә җитмәгән булса, түләү 50 мең сум тәшкил итә. Әгәр әни кеше 29 яшькә кадәр өченче баласын тапса, түләү күләме 100 мең сум була. Мондый социаль ярдәм аркасында кайбер авыл районнарында туучылар саны арткан.

«Тәтеш, Әтнә, Балык Бистәсе, Арча, Мамадыш, Апас, Биектау, Лаеш, Чүпрәле һәм Кукмара районнарында беренче баласы туган аналар саны артты. Өченче бала туу Чирмешән, Тукай, Теләче, Әлки, Минзәлә, Буа, Кама Тамагы һәм Ютазы районнарында артты», - диде Зарипова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100