news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Зарипова: Социаль түләүләр социаль казначылык системасына күчерелә башлый

Социаль казначылык системасы социаль яклау органнарының һәм дәүләт социаль фондларының мәгълүмати базаларын берләштерәчәк.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова быелдан социаль түләүләр социаль казначылык системасына күчерелә башлаячагын әйтте.

«Быелдан без социаль казначылык системасында эшли башладык. Ул Пенсия фондының, социаль яклау органнарының, Медик-социаль экспертиза бюросының мәгълүмати базаларын берләштерәчәк. Этаплап бу системага бөтен түләүләр күчереләчәк. Без гражданинның дәүләттән нинди ярдәм алганын күрә һәм бюджетны халыкның реаль ихтыяҗыннан чыгып формалаштыра алачакбыз», — диде Эльмира Зарипова.

ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта министр социаль казначылык системасы халык өчен дә уңай булачагын әйтте. «Социаль хезмәтләрне алу тиз һәм уңайлы булачак. Социаль казначылык принцибы буенча 2020-2021 елларда балалы гаиләләргә өстәмә түләүләр күчерелде», — диде Эльмира Зарипова.

news_right_1
news_right_2
news_bot